You are currently viewing 15.05.2023 г. <br>Бик Гаилә көне уңаеннан Карамалы авылы  мәдәният йортында «Мәхәббәт дөньясында» исемле кичә үткәрелде. 

15 нче май — Гаилә көне уңаеннан Карамалы авылы  мәдәният йортында «Мәхәббәт дөньясында» исемле кичә үткәрелде. Гаилә — ул иң олы таянычыбыз, сыеныр урыныбыз. Җир йөзенә без барыбыз да яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез. Эчкерсез, тыйнак кына бер сөйләшеп утыру үзе бер бәйрәм бит ул. Авылда озак еллар татулыкта, мәхәббәт һәм тугрылыкта яшәүче гаиләләр бик күп. Кичәгә Мисбахов Айрат һәм Нурия, Низамутдинов Равил һәм Фәния, Сафиуллин Рафик һәм Гөлчәчәк гаиләләре килде. Мәдәният йорты җитәкчесе барлык авылдашларны, һәр гаиләне бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен теләде. Һәр гаилә бүгенге җитеш мул тормышның кадерен белеп, гаиләнең кыйммәтләрен саклап, хөрмәттә яшәргә язсын диделәр. Кичә чәй табыны артында дәвам ителде.

Напишите несколько слов, если Вам понравилось