15 мартта Югары Әлморза мәдәният йорты хезмәткәрләре кәгазьдән чәчәкләр ясау буенча «Мәңге матур чәчкәләр» исемле мастер-классын үткәрделәр .Чара барышында мәдәният хезмәткәрләре чәчәкләр ясаганда кулланыла торган кәгазьнең төрле төрләре турында сөйләделәр, кәгазь белән эшләүнең техник алымнарын күрсәттеләр – яфрак ясау, сабакны бизәү. Һәрбер мастер-класс катнашучысы барлык этапларны үтәргә һәм чәчәкне үз куллары белән ясарга тырыштылар. Мастер-класс балаларга иҗади активлыкларын күрсәтергә, эмоциональ канәгатьлек хисләрен кичерергә ярдәм итте.
- Запись опубликована:16.03.2023
- Post category:мероприятия / События
- Post comments:0 комментариев
Метки: Верхне- Альмурзинский СДК