2023 ел Россиядә милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Һәр халыкның мәдәнияте һәм традицияләре бай тарихка һәм күп гасырлык кыйммәтләргә ия. Безнең көннәрдә күп халыкларда традицияләр яңадан торгызыла, халык җырлары һәм биюләре чыганакларына кайта. Вакыт узу белән үз халкының мәдәниятен белү яшь буын арасында популяр була. Иске Салман авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә балаларны татар халкы мәдәнияте белән таныштырдылар, традицион милли костюмнар һәм аларның орнаментлары күрсәттеләр, традицияләр турында сөйләделәр, шулай ук татар милли аш-суы белән таныштырдылар. Хатын-кызлар һәм ир-атларның традицион киемнәре турында сөйләделәр. Һәркем үзе өчен кызыклы булган күп кенә яңалыкларны белде һәм алган белемнәрен ныгытты.
- Запись опубликована:16.03.2023
- Post category:мероприятия / События
- Post comments:0 комментариев
Метки: Старо-Салманский СДК