
14 нче февраль көнне, Карга авылы мәдәният йортында, Гашыйклар көне билгеләп үтелде. Чарада күп еллар бергә гомер итүче парлар катнашты. Алар өчен төрле биремнәр, сынаулар, конкурслар әзерләнгән иде. Гашыйклар көне бик күңелле һәм истә калырлык булып үтте.

