You are currently viewing 14.06.2025г   Базарлы Матакның Үзәк паркында Корбан Гаете уңаеннан зур бәйрәм оештырылды.

14 июньдә, Базарлы Матакның Үзәк паркында Корбан Гаете уңаеннан зур бәйрәм оештырылды. Ислам диненә өндәүне максат иткән бу чараны район мөхтәсибәте һәм “Өмет” мәчете руханилары үткәрде.
Бәйрәм программасы бик бай һәм күңелле булды. Сәхнәдә дини җырлар һәм нәшидләр башкарылды, Коръән укучылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Балалар өчен төрле уеннар һәм конкурслар оештырылды, аларда җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле – умрага билет уйнату булды. Күпсанлы катнашучылар арасыннан бәхет елмайды – Әлки районы мәдәният йорты хезмәткәре Яхин Рамиль умрага путевка отты. Рамиль үзенең шатлыгын яшерә алмады һәм бу сәяхәт аның өчен зур әһәмияткә ия булачагын әйтте.
Корбан гаете уңаеннан оештырылган бәйрәм Базарлы Матак халкы өчен онытылмаслык вакыйга булды һәм ислам диненең рухи кыйммәтләрен ныгытуга ярдәм итте.

Напишите несколько слов, если Вам понравилось