
Карамалы авылы мәдәният йортында «Өлкән буын» федераль проектының «Актив озын гомер» программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Яулыкларда — халкым тарихы» исемле кичә узды. Яулыкларда тарих чагыла. Нинди генә чорны карама, һәрберсендә милли бизәкләр, ефәк җепләр белән чигелгән ак яулык, татар яулыгы, сафлык билгесе. Нинди генә милләт кешесен күзәтмә, бар җирдә дә яулык – символ булып тора. Татар хатын-кызларының символы – ак яулык. Ак яулык әле дә булса татар хатын-кызларының аклык-сафлык билгесе санала. Китапханәчебез яулыкларның тарихы турында күп мәгълүмәт җиткерде. Матур итеп «Яулыгым — йөз аклыгым» дигән күргәзмә ясалды. Катнашучыларыбыз да үзләренең истәлекле хәтирәләре белән уртаклаштылар.

