You are currently viewing 13.07.2023 г.<br>Югары Әлморза мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан «Табигать матурлыгы» дигән экскурсия оештырылды.

Балаларда кечкенәдән үк табигатьне ярату, аның матурлыгын тою, шуны саклый һәм тудыра белү хисен тәрбияләү максатыннан, 12 июль көнне Югары Әлморза мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан «Табигать матурлыгы» дигән экскурсия оештырылды. Экскурсия барышында табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тотарга, җир-суны пычыратмау, яшеллекне һәм җан ияләрен саклау буенча эш алып барылды. Шулай ук балалар  төрле табышмакларга,сорауларга җаваплар табып, кызыклы уеннар уйнап табигать кочагында күңелле ял итте.

Напишите несколько слов, если Вам понравилось