Аппак авыл мәдәният йорты «Татар халык уеннары» дигән мероприятие үткәрде.
Татар халкының гореф — гадәтләрен, төрле уеннарын әби — бабаларыбыз борынгыдан саклап килгәннәр. Без хәзер балалар белән уеннарны искә төшереп уйнарга тырышабыз. Балалар бигрәк тә «Аллыкы-биллыкы», «Йөзек салыш», «Тукмак әйләндерү», «Кәрия-Зәкәрия», «Мәче тычкан» һ.б. уеннарын бик яратып уйныйлар.