You are currently viewing 13.03.2025г Югары Әлморза мәдәният йортында китапханә белән берлектә, «Хуш килдең Рамазан» дип исемләнгән вәгазьләр кичәсе булды.

Югары Әлморза мәдәният йортында китапханә белән берлектә, «Хуш килдең Рамазан» дип исемләнгән вәгазьләр кичәсе булды. Чарада «Өлкән буын» федераль проектының «Актив озак яшәү» программасында катнашучы авылдашларыбыз катнашты. Авылыбызның имамы үзенең эчтәлекле вәгазьләрен сөйләп, догаларын укып кичәне ямьләндерде.Әлеге кичәдән һәрбарчабызда рухи көч, иман байлыгы күңел тынычлыгы алдык. Вәгазьдән соң ифтар мәҗлесе дәвам итте.
Ислам дине һәр эш һәм гамәлне Аллаһ исеме белән башларга өйрәтә. Шул очракта аның ярдәменә һәм саклавына өмет бар.

Напишите несколько слов, если Вам понравилось