
Бөтендөнья мөселман мәдәнияте, тынычлык, әңгәмә һәм кино көне ел саен 11 мартта билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Рамазан аенда, Карамалы авылы мәчетендә имам хатыйбы вәгазьләр уку чарасы үткәрде. Бәйрәмнең төп максаты булып — ислам халыкларының культурасы, аның уникальлеге һәм төрлелеге, шулай ук төрле дин вәкилләре арасында элемтәләр булдыру өчен төрле сәнгать төрләрен куллану турында мәгълүмат тарату.
