

Карга авылы мәдәният йортында “Әнкәмнең догалары” дип исемләнгән кичә узды. Чарада «Өлкән буын» федераль проектының «Актив озак яшәү» программасында катнашучы авылдашлар катнашты.
Ислам дине һәр эш һәм гамәлне Аллаһ исеме белән башларга өйрәтә. Шул очракта Аның ярдәменә һәм саклавына өмет бар. Тормышның иң зур зиннәтләре — балаларыбызны да бәла-казалардан, чирдән, күз тиюдән саклау өчен без, мөселманнар, Коръән сүрәләренә һәм Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи вә сәлләм өйрәтеп калдырган догаларга мөрәҗәгать итәбез.
Авылдашларыбыз тынычлык, иминлек, шөкер итеп яшәүләрне теләп узләре белгән догаларны укыдылар.
