You are currently viewing 10.11.2025г Иске Әнҗерә авылы мәдәният йортында ,Яңа Әнҗерә авылы хезмәткәрләре берлегендә,«Көйне танып бел!» музыкаль уены оештырылды.

Иске Әнҗерә авылы мәдәният йортында ,Яңа Әнҗерә авылы хезмәткәрләре берлегендә,«Көйне танып бел!» музыкаль уены оештырылды. Бу күңелле кич авылдашларны, бигрәк тә яшьләрне бер-берсенә якынлатты һәм истәлеккә күп мизгелләр яудырды.
Кичнең төп каһарманнары – командалар булды. “Ассоль” һәм “Гитара” командалары татар халык җырларыннан башлап, заманча хитларга кадәр төрле жанрдагы көйләрне танырга тырышты. 
Уен берничә раундтан торды: «Татар моңнары», “Заманча моңнар” һ.б. Катнашучыларга иң катлаулы булганы – берничә нота гына уйналган көйләрне тану булды. Ләкин командаларның иҗадилыгы һәм бердәмлеге сәгадәтләр эчендә дөрес җавапны табырга ярдәм итте.
Кызу көрәш нәтиҗәсендә, “Ассоль”командасы отып, беренчелекне яулап алды! Барлык катнашучылар бүләкләнде.Яшьләр бик канәгать калды.
Мондый чаралар безнең авыл тормышыбызны баетып, бергәләштерә.

Напишите несколько слов, если Вам понравилось