Йодрык кадәрле, йомыры гәүдәле, ак тәнле, ах тәмле, бигрәк тәмле бәрәңге! Менә шулай дип мәдхия җырлый аңа халкым. Бәрәңгедән башка өстәл табынын, аш-суны күз алдына китерү дә мөмкин түгел.
Бибай Чаллысы авыл клубында бәрәңге бәйрәме булып узды. Бәйрәмгә килүчеләр төрле бәйгеләрдә катнашып, бәрәңгегә мәдхия җырладылар. Бәрәңгедән әзерләнгән ризыклардан күргәзмәдә оештырылган иде. Бәйрәм азагында кунакларны һәм катнашучыларны бәрәңгедән әзерләнгән ризыклардан авыз итәргә чакырдылар. Бу бәйрәмдә катнашучылар бары тик уңай хисләр һәм яхшы кәеф белән таралдылар!