«Үткәнен белмәгәннең — киләчәге юк» — ди халык. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган йолаларны хәтерләрендә калдыру, җыр-биюләр һәм уеннар , татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан, Карга авылы мәдәният йортында «Әбиемнең серле сандыгы» исемле чара үтте. Әлеге сандыкта ниләр генә булмады: чигүле калфак, алъяпкыч, кәләпүш һәм башка бик күп истәлек-хәзинәләр бар иде. Үткән бәйрәм барыбызга да кызыксыну, горурлык, туган илгә һәм туган телгә мәһәббәт хисләре уятты.
- Запись опубликована:09.02.2023
- Post category:мероприятия / События
- Post comments:0 комментариев
Метки: Каргопольский СДК