

Җәй айларының рәхәт көннәрендә Карамалы авылында гаиләләр белән «Әти, әни, мин — көчле гаилә» исемле спорт бәйрәме үткәрелде. Балалар әти-әниләр белән бик күп спорт ярышларында үзара көч сынашып, төрле уеннарда катнашып, күңелле итеп ял иттеләр. Әлеге бәйрәмгә бик күп авылдашларыбыз да килеп, рәхәтләнеп ял иттеләр.


