You are currently viewing 06.07.2025г Ташбилге авылында гөрләп Сабан туе узды.

Ташбилге авылында гөрләп Сабан туе узды. Әлеге бәйрәм төрле уеннар, җыр-биюләр белән бай иде. Мәйданда балалар да, өлкәннәр дә үз күңелләренә шөгыль тапты. Кечеләр капчык киеп йөгерсә, олылар көянтә белән су ташыды, чүлмәк ватты.

Җырчыларның моңлы тавышлары тирә-якка таралды, ә биючеләрнең җитез хәрәкәтләре һәркемне сокландырды.

Милли көрәш тә булып узды. Авыл яшьләре үзләренең көчләрен сынаштылар. Батырлар мәйдан уртасында бер-берсенә каршы көрәште, тамашачылар дулкынланып алкышлады. Җиңүчегә тәкә бүләк ителде.
Сабантуй бик күңелле үтте. Һәркем шатлык-куанычтан балкып торды. Бәйрәм ахырында күмәкләшеп чәй эчтек, тәмле ризыклар белән сыйландык. Киләсе Сабантуйларда да шулай ук күңелле итеп бәйрәм итәргә язсын!

Напишите несколько слов, если Вам понравилось