

Балалар халык уеннарын бик яратып уйныйлар. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, күмәклек, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Халык уеннары – җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул.
4 нче июль көнне Бибай Чаллы авылы клубы хезмәткәре Рәзинә Гиниятуллина балалар белән татар халык уеннарын уйнадылар. Балалар бик теләп катнаштылар.

