You are currently viewing 05.03.2025г Карга авылы мәдәният йорты «Өлкән буын» федераль проектының «Актив озак яшәү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында, авылдашлар белән бергә “Хәрәкәттә-бәрәкәт ” сәламәтлек сәгате оештырды

Карга авылы мәдәният йорты «Өлкән буын» федераль проектының «Актив озак яшәү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында, авылдашлар белән бергә “Хәрәкәттә-бәрәкәт ” сәламәтлек сәгате оештырды. Хәзерге вакытта сәламәт яшәү рәвеше алып бару файдалы гына түгел, модалы мавыгуга да әверелде. Елдан ел үзләре өчен спорт белән актив шөгыльләнүне һәм дөрес туклануны сайлаган кешеләр саны арта. Физик күнегүләр сәламәтлек, яхшы кәефнең нигезе булып тора. Чарада катнашучылар белән төрле күнегуләр ясап, вакытны файдалы итеп уздырдык.

Напишите несколько слов, если Вам понравилось