You are currently viewing 03.08.2023г.  Иске Камка авылы мәдәният йортында «Пушкин картасы» буенча үткәрелгән «Край родной, навек любимый»чарасы булып узды.

Туган җир… Туган авыл… Һәркемнең йөрәгенә бик якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истәлекле урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган чишмә буйлары, балыклы күлләр, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Туган төбәгебезнең һәр сукмагы, һәр агачы, кешеләре күңелгә ифрат та якын. Ә без шушы нигезебезнең тарихын, атамасының килеп чыгышын, мәгънәсен беләбезме соң? Иске Камка авылы мәдәният йортында «Пушкин картасы» буенча үткәрелгән «Край родной,навек любимый»чарасында балалар белән менә шушы сорауларга җавап эзләдек. Яшәгән төбәктәге тарихи урыннары белән дә таныштылар, кызыклы татар халык уеннарын уйнадылар.

Напишите несколько слов, если Вам понравилось