You are currently viewing 01.05.2023г.  Карга авылы мәдәният йорты,  авылдашлар белән бергә «Хәтер бакчасы» акциясендә катнаштылар.

Карга авылы мәдәният йорты, авылдашлар белән бергә «Хәтер бакчасы» акциясен истә тотып, икенче ел агачлар утырталар.
Акциянең төп максаты — Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәр кеше өчен ел саен 27 миллион төп агач утырту. Бу чара бу ике елда яңа мәгънә алды һәм ул әлеге вакытта илебез намусын яклаучы геройларга да багышлана.
Халыкара акциягә кушылып, быел “Хамәтвәли” исемендәге ял паркында нарат агачлары утыртылды. Акция әйләнә-тирәбезне яшелләндерү максатында да зур роль уйный. Туган илебезнең азатлыгы өчен һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштерүгә багышланган акциядә авылдашларыбыз теләп катнашты.

Напишите несколько слов, если Вам понравилось